Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлназ Асаева бәби көтә?!

Җырчы социаль челтәрләрдә язылучыларының сорауларына җавап бирде.

Гөлназ Асаева шәхси аккаунтында язылучылары сорауларына еш җавап бирә. "Сез йөкле бит?" дигән сорауны да ул бу юлы читләтеп узмады. 

"Шулкадәр тазарганмын, да?" дип җавап бирде. 

"Динә бәләкәй бит әле, аңа игътибар кирәк. Мин бала табам икән, аны фәкать үзем үстерергә һәм тәрбияләргә тиешмен дип саныйм. Әти-әниләргә калдырып йөрүне хупламыйм. Динәгә ике яшь тулды, әле бәләкәй. Икенче бала алып кайтырга мораль яктан көчле түгелмен. Ана булудан кала, мин бит артист та, шуңа бөтен әйберне алып барырга кыенрак. Бар әйбернең үз вакыты, булыр, Алла бирса", - дип тә өстәгән Гөлназ Асаева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев