Гөлназ Асаева: «Динә өчен оялып беттем»
Кечкенә кызчык нишләгән?
Танылган җырчылар гаиләсе Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдинов еш кына социаль челтәрләрдә кечкенә кызлары Динәне күрсәтәләр. Үзләре яшәгән подъездан урамга чыгып барганда алар белән кызыклы гына хәл дә булган.
– Каршыга бер кыз очрады, дөресрәге ул да без барган лифтка кереп басты. Башына колаклы шапка кигән бу. Динә бу кызны күрүгә «Привет обезьян» дип эндәште. Шундый читен булды, белсәгез иде... Ярый теге кыз аңлаучан булды, көлеп җибәрде. Динә, алай оятка калдырма әле безне, – дип көлә-көлә сөйли Гөлназ Асаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев