Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Әгәр дә Яңа елны ялгызлыкта уздырырга туры килсә

Бу сагыш, борчу өчен сәбәп түгел! Ялгыз гына уздырырга булсагыз, үзегезне шатландырыр өчен барысын да эшләргә кирәк. Мәсәлән: яраткан ризыклар белән Яңа ел өстәле әзерләргә, күңелегезгә хуш килгән тәм-томнарга заказ бирергә, матур күлмәк кияргә, теләкләр теләргә, Яңа елга планнар исемлеген төзергә, курантлар сукканда үзеңнең матур киләчәгеңне уйлап, визуализация ясарга һәм хыялланырга.

Әгәр дә кинәт кенә берәрсе белән сөйләшергә һәм шатлыклы хисләр белән уртаклашырга теләсәгез, дустыгызга, туганнарыгызга шалтыратырга мөмкин. 
Әмма иң мөһиме – киләсе елга үз максатларыңны һәм хыялларыңны тормышка ашыруның тәфсилле планын төзү. Яхшыга ышаныгыз, үзегезгә гыйнварда ук тормышка ашыра башлаган иң теләгән максатларыгызны сайлагыз. Үз тормышыгызны ничек яхшыртырга теләвегез турында махсус язып барыгыз. Мәсәлән: яраткан кешеңне очратырга, кияүгә чыгарга, машина йөртергә өйрәнергә, күчемсез милек сатып алырга, җылы илләргә ял итәргә барырга, җыр, бию, актерлык осталыгына өйрәнергә, үз имиджыгызны яңартырга, яңа дуслар табарга, нәфисрәк булу өстендә эшләргә, күбрәк сәяхәт итәргә, эштә уңышка ирешергә, беренче класслы белгеч булырга һәм башкалар. Идеяләр бик күп булырга мөмкин! Алар сезне бары тик илһамландырсын һәм көч биреп торсын! 
Исегездән чыгармагыз: әгәр бик нык нәрсәдер телисез икән – димәк, моңа, һичшиксез, ирешергә мөмкин булачак. Һәм киләсе Яңа ел төнен сез ялгызлыкта түгел, ә күңелле компаниядә яки яраткан кешегез белән бергә билгеләп үтәчәксез. Барысы да бары тик сезнең кулларда! 


Нәтиҗәләр
Яңа ел – искиткеч бәйрәм, аны бөтен гаилә белән билгеләп үтәсең бит. Бу һәрчак могҗиза һәм бәхет көтү атмосферасы – шуны онытмагыз. Ялгыз булсагыз да, елның төп төнен бик продуктив итеп уздырырга була. Барысы да сезнең кулда бит! Бәйрәмгә әзерләнә башларга менә дигән вакыт хәзер – барлык бүләкләрне сатып алырга, яңа ел киемнәрен уйлап чыгарырга, чыршы бизәнү әйберләрен сатып алырга өлгерергә кирәк. Сезгә менә дигән бәйрәм һәм матур Яңа 2022 ел бәйрәмнәре теләп калабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт