Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гүзәл Уразовага бәхетле булыр өчен нәрсәләр кирәк?

Танылган җырчы, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова социаль челтәрләрдә үзе өчен иң мөһим булган әйберләр турында язды.

- Минем өчен тормышта бәхетле булу өчен 5 иң мөһим бертигез кадерле әйберләр:

1. Балаларым, тормышымның яшәү мәгънәсе. Аларны сәламәт һәм бәхетле итеп күрү - иң зур бәхет. Моның өчен мин барлык көчемне бирәм.

2. Янымда яраткан, мине аңлаган, миңа көч бирүче, канатландыручы, яшәргә дәрт, иңнәремә канат куючы ирем булуы. Аннан башка әлеге тормышымны күз алдыма китерә алмыйм.

3. Яраткан һөнәрем мине тагы да бәхетле итә. Кайбер кешеләр килеп: "Гүзәл! Мин бит үлемнән калдым синең җырларны тыңлап!" дип әйтәләр. Димәк, мин юкка гына яшәмим, юкка гына җырламыйм.

4. Әти-әнием янымда. Алар минем терәкләрем. Аларның исәнлеге, сәламәт булулары минем өчен зур бәхет. Әти-әни исән чагында - без балалар.

5. Мохтаҗ кешеләргә ярдам итә алам. Аларга ярдәм иткән саен Аллаһы юлымны ача. Чын күңелдән булганга ача, - дип уртаклаша җырчы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев