Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ильмира Нәгыймова Эльмира Сөләймановага бәйле серен чиште

“Без бу хакта берәүгә дә әйтергә теләмәгән идек”, - ди җырчы.

Җырчы Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдәге аккаунтында моңсу видео урнаштырды. “Ник болай авыр соң, дуслар”, - дип өзгәләнә шәһәрдәшебез мәрхүм ахирәтен искә алып.

“Безне күпләр туганнар дип белә иде. “Апа-сеңел” дигән уртак проектыбыз да булды. Аны әле киләчәктә дә дәвам итәргә уйлаган идек. Әйе, Эльмира минем өчен, дөрестән дә, апам кебек якын иде. Мин аны троюродный дип тә йөрттем. Ләкин, чынлыкта без бары тик бик яхшы дуслар гына идек. Бу хакта берәүгә дә әйтергә теләмәдек. Күрәсең көне килеп җитте”, - ди күз яшьләрен тыя алмый Ильмира. 

Исегезгә төшерәбез, кичә ТР атказанган җырчысы Эльмира Сөләйманова вафат булды. Аңа нибары 40 яшь иде. Җырчыны бүген Тукай районы Кече Шилнә авылында соңгы юлга озаттылар.

фото-скрин Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

6

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес