Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илмира Нәгыймова Сабан туенда кайда җырлый?

Гүзәл Уразова һәм башкаларны кайда күреп була?

Сабан туйларын татар эстрадасы артистларыннан башка күз алдына китереп тә булмый.  Районнар һәм авыллар бер-берсен уздырып, текә җырчыларны чакыра. Кайберәүләр Сабан туена йолдызларны күрергә генә бара. 

Артистлар Сабан туе графикларын интернетка куя башлады инде.
10 июньдә Балтач Сабан туенда Ильмира Нәгыймова  чыгышы көтелә.

Гүзәл Уразова 10 июньдә - иртән Буа районы Яңа Тинчәле авылында, көндез Теләче районында, 11 июньдә – Тукай районы Кызыл Байрак авылында, 12 июньдә – Актаныш районы Яңа Әлем районында чыгыш ясарга җыена.

Зәйнәб Фәрхетдинова 10 июньдә – Минзәләдә, Әгерҗе районы Кырынды авылында, 11 июньдә – Саба районы Явлаштау авылында булыр дип көтелә.  
 Филүс Каһиров 9 июньдә – Актаныш районы Меңнәр авылы, 10 июньдә – Мөслим районы Елгабаш авылы, кичен Зәй районы Р.Ш.Фәрдиев паркы, 11 июньдә – Алабуга ипподромы, кич белән Менделеевскида, 18 июньдә – Түбән Камада чыгыш ясый. 

Ришат Төхвәтуллин 10 июньдә Бөгелмә һәм Чистай, 11 июньдә Апас халкын моңлы тавышы, матур җырлары белән сөендерәчәк. Ришатны 24 июньдә Казан Сабан туенда да (Аккош күлендә) күреп булачак. 

Айгөл Бариева 10 июньдә – Тукай районы Иштирәк авылы, 11 июньдә – Саба районы Иләбәр авылында гөрләячәк Сабан туйларында тамашачыларын сөендерәчәк. 

Лилия Муллагалиева 10 июньдә – Яшел Үзән районы Күгеш авылы, 11 июньдә – Сарман районы Кәүҗияк авылы, Тукай районы Кызыл Байрак авылында чыгыш ясый.

 Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов 10 июньдә – Мамадыш һәм Балтачта, 11 июньдә – Теләче районы Иске Җөри авылында, 17 июньдә – Биектау районы Дөбъяз авылында һәм Чаллыда, 24 июньдә – Яшел Үзән районы Бәчек авылында, Биектау районы Олы Солабаш авылында җырлаячак.  

17 июньдә Чаллы Сабан туенда Илсөя Бәдретдинова белән Данир Сабиров чыгыш ясый. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Илмира Нәгыймова Гүзәл Уразова Айгөл Бариева