Шоу-бизнес

Ильмира Нәгыймованың зур сөенече бар

Ул кабат апа булды.

Татарстан көне алдыннан популяр җырчы Ильмира Нәгыймова сөенечле хәбәр белән уртаклашты.

Аның сеңелесе Гөлназ тәүге тапкыр әни булды.

«Йөрәктә кардиостимулятор булгач Чаллыда баланы таптырмадылар. Шуэа күрә ашыгыч ярдәм хезмәте белән Казанга барырга туры килде. Сеңелем малай тудырды. Барсы да әйбәт, аллаһка шөкер. Үзем тапкан кбек борчылдым», – диде Ильмира. 

Җырчы әйтүенчә аның хәзер 4 племяннигы бар. 

Исән-сау үстерергә насыйп булсын. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Руслан Кираметдинов Ильмира НАГИМОВА

Нет комментариев