Җырчы Илмира Нәгыймова үзенең инстаграм битендә язылучылары арасында "сорау-җавап" сәхифәсе оештырган.
Илмира Нәгыймовага язылучылары искиткеч күп матур сүзләр язганнар. Аларның барысына да җырчы тыйнак кына рәхмәт әйткән.
Бер сорау исә болай булган:
- Музыка өлкәсен сайламаган булсагыз, кайда эшли алыр идегез?

- Мин һәрвакыт полиция өлкәсендә эшләргә кызыктым. Хәтта армиядә дә хезмәт итәсем килде, - дип җаваплаган җырчы.
Тагын бер кызыклы сорауларның берсе:
.jpeg)
- Яшь кызларга нинди киҗәш бирер идегез?
- Беркайчан да бернәрсәдән дә курыкмагыз! Бүгенге көн белән яшәгез! - дип яза Илмира Нәгыймова.
Нет комментариев