Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Йолдызлы гаилә яңа елны авылда каршылаган

Башта ул туганнарының мунчаларында йөреп чыккан.

Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин өчен узган ел уңышлы булды. Күп кызларның йөрәген яндырган чибәр, талантлы егет 8 ел дус булып йөргән сөйгәненә  өйләнде. 

Гөрләтеп туй итеп, сөйгәне Алия Карачурина белән матур гына яшиләр. Бәхет өстенә бәхет булып, Аллаһы боерса, Төхвәтуллинар гаиләсендә яңа елда бәби туачак. 

Бәхетле гаилә яңа елны Ришатның туган авылы Карамалы Гобәйдә каршы алды. 

- Ришат әти-әнисен, туганнарын ярата, традицияләрне хөрмәт итә. Шуңа күрә без Яңа елны Карамалы Гобәйдә каршылыйбыз, - диде Алия Карачурина. 

Ришат яңа елны каршы алганчы традиция буенча туганнарының мунчаларын кереп чыккан. Үзенә зур сәхнәгә канат куйган авылдашлары алдында чыгыш ясаган.

Ә яңа елны хатыны, әти-әниләре, туганнары белән мул табынлы өстәл артында каршылаган.

"Мин каз һәм өй ризыклары бик яратам", - ди Ришат Төхвәтуллин. Табында ул яраткан ризыклар күп булган. 

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ришат Тухватуллин Алия Карачурина