Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ирек Зарипов җырчы Эльмира Сөләйманова истәлегенә җыр башкарды

Бүген Татарстанның атказанган артистының вакытсыз вафат булуына 40 көн тулды.

Бүген Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың вакытсыз вафат булуына 40 көн тулды. Аны хезмәттәшләре дә, тамашачылары да сагынып искә ала. Бу хәл белән һаман да килешә алмыйлар. 

Юморист Ирек Зарипов үзенең юбилей концертында иҗатташ дусты Эльмира Сөйләманова турында: 
– Эльмираны зур сәхнәгә чыгаручы мин дисәм дә хата булмас. Кибеттә эшләгәндә мин аны Башкортстанга гастрольләргә алып чыктым. Шуннан соң ул зур сәхнәләрдә җырлый башлады. Халык аның моңлы тавышын мәгънәле җырларын яратты. Эльмира Сөләйманова популярлашты. Мине үзенең концертларына чакыра башлады.

Соңгы елларда аны мин аны янәдән концертларга чакырдым. Былтыр җәй Башкортстанда бик күп Сабантуйларда бергә эшләдек. Без дус булып яшәдек.

Ирек дусты истәлегенә Илдар Юзеев сүзләренә Рәис Ханнанов язган «Кил яныма» җырын башкарды. Тамашачылар әлеге җыры өчен аны көчле алкышларга күмделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Эльмира Сөләйманова