Юмор остасы Рамил Шәраповны даруханәдә көлдергәннәр
Шоу-бизнес

Юмор остасы Рамил Шәраповны даруханәдә көлдергәннәр

«Туктап торып булмый!» - ди артист.

Җырчы, пародияләр остасы Рамил Шәрапов белән кызыклы хәл килеп чыккан. Ул гастрольләр белән Башкортстанның Аскын районында чыгыш ясаган.

- Концерт алдыннан сизәм: че-то тамак авыртып маташа. Аптекага киттем. Мәйтәм "Сездә берәр тамак даруы бармы?". “Сезгә сибәргәме, имәргәме?” - ди бу. Соңгы сүзне ишеткәч, тотындым көләргә, туктап торып булмый! Бездә бит “суыра торган дару” дип сөйләшәләр. Аларда даруны “имәләр” икән. Менә шулай Аскынга барып, чүт кенә имдереп кайтармадылар мине,  - дип сөйләгән артист. 

Фото социаль челтәрләрдән алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев