Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Юморист Данир Сабировның хатыны шаккаткан

Миләүшә бу хәлләрне Үзбәкстанда күргән.

Татарстанның атказанган артисты, юморист Данир Сабиров хатыны Миләүшәне Үзбәкстанга кунакка алып барды. 

Миләүшә биредә хатын-кызларның авыр язмышын күреп шаккаткан.

- Аларга бер дә җиңел түгел. Безне Данирның ике туган энесенең туена чакырдылар. Мин Акылҗан ападан:  "Сезнең килен кая?" дип сорадым. Ул миңа: "Килен мәктәптә укый әле.Бездә киленнәргә туйга кадәр кунакка килергә ярамый", - диде. 

Мин шок кичердем. Син мәктәптә укыйсың, ярты елдан соң туең. Сине кияүгә чыгарга ата-анаң мәҗбүр итә. Син булачак иреңне белеп тә бетермисең. Кияүгә чыгасың һәм иреңнең туганнарына хезмәт итә башлыйсың. 

Үзбәкстанда килен өстәл артына бөтенләй утырмый. Башта ишек төбендә башын иеп кунакларны каршы ала, аннары аш-су бүлмәсе белән кунаклар утырган бүлмә арасында йөгереп йөри", - дип язды ул үзенең социаль челтәрләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: блогерлар тормышы Данир Сабиров Миләүшә Сабирова Салават Фәтхетдинов