Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Камила Закирова: «Кабер казып, шунда бер сәгать яту куркытмады»

Бу бирем нәтиҗәсендә без федераль каналга эләктек.

Матурлык студиясе җитәкчесе, кашлар ясау остасы Камила Закирова хәйрия чараларында да актив катнаша. Ул сайтыбызда узган бәйгедә җиңгән «Сабан туе гүзәле» җиңүчесе Эльвина Шәйхетдиновага да сертификат бүләк иткән иде. Камила белән очрашып әңгәмә кордык. Әңгәмәнең бер өзеген тәкъдим итәбез. Аның тулы вариантын  газетабызның киләсе саннарында укый аласыз.

– Блогер Гүзәл Хөснетдинованың «Ут белән уйнама» дигән проектында катнашып җиңүегез  нинди тәэсирләр калдырды?

– Моңа кадәр минем бер тапкыр да ял итәргә барганым булмады. Әлеге проектта катнашу миңа көч, энергия бирде. Мин проектта җиңеп, гомеремдә беренче тапкыр Мальдив утрауларына бардым һәм сәяхәт, ял итүнең ни икәнен аңладым. Әлеге проект нәтиҗәсендә мин бик күп дуслар таптым, язылучыларым күбәйде.

Гүзәл Хөснетдинова белән танышуыма аеруча шатмын. Аның «Ут белән уйнама» проекты кешеләргә фикерләрен үзгәртергә, уңайлы зонадан чыгарга булыша.

Гүзәлгә миңа җирдәге җәннәтне күрсәткән өчен рәхмәтлемен, мондый рәхәт сәяхәтләрне һәркемгә күрергә насыйп булсын.

– Проекттагы кабер казып, шунда төнлә бер сәгать яту биреме куркытмадымы?

– Бу бирем нәтиҗәсендә без федераль каналга эләктек. Мин бернәрсәдән дә курыкмадым. «Тереләй күмелгән» дигән фильмны карап, биремне үтәргә рухи һәм физик яктан ныклап әзерләндем. Каберне казып, киенеп бер сәгать шунда яту куркыныч түгел, киресенчә уңайлы булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матурлык