Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Хәнияне онытып булмый

Җырчының исемен мәңгеләштерү максатыннан 30 майда татар-башкорт җырларын башкаручылар арасында «Онытылыр димә» дип исемләнгән беренче халыкара фестиваль-конкурс була.

Быел Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вакытсыз арабыздан китүенә 5 ел тула.  Халык мәхәббәтен яулаган җырчының исемен мәңгеләштерү максатыннан 30 майда татар-башкорт җырларын башкаручылар арасында «Онытылыр димә» дип исемләнгән беренче халыкара фестиваль-конкурс була. Анда 20-35 яшьлек һәм 35 яшьтән өлкәнрәк җырчылар катнаша ала. Балалар арасында аерым приз уйнатыла.

Гаризалар 15 майга кадәр кабул ителә. «Бүгенге көндә 30 кешедән гариза кергән», – ди җырчының сеңелесе Фирүзә Ибатуллина. Сораулар туса 8-917-296-99-55 телефоны буенча Раил Нуриевка шалтыратырга кирәк.

Җиңүче җырчының туган көне - 30 майда Тәтешле мәдәният йортында узачак гала-концертта билгеле булачак. Гран-при иясенә 50 мең сум акча бирелә.

Май – җырчы туган ай. Үзе арабыздан китсә дә, халык аны онытмый. Аңа багышлап яңа җырлар, шигырьләр языла.  Буада яшәп иҗат итүче Гөлнур Айзат дустына «Онытып буламы соң?!» исемле шигырь язган.  
Агыйделдә ак пароход-
Кул болгап уздың җырлап.
"Онытмадыгызмы мине?"
Дигәндәй уйдан сорап.
Җил назлап синең күлмәкне
Тирбәтеп уйнап ала.
Ак пароходтан ак дулкын
Артыннан сызылып бара.
Йөзеңдәге кояш нуры
Чагылдыра күзләрне.
Хәниякәй, синең өчен
Табыйм нинди сүзләрне?
"Сез ничек анда?"- дисеңме
Синсез бик моңсу, җаным.
Җитми синең шаян тавыш,
Моңнарың җитми тагын.
Быел алмагач,шомыртлар,
Чияләр бик ак иде.
Моңлы сайрар сандугачын-
юксынды алар сине.
Тәрәзәмне ачып иртән
Озак тордым үзем дә.
Төштәгеләр өндә юк шул-
Шуңа үзәк өзелә.
Күптән язган хатларыңны
Укыймын кабат-кабат.
Ашыктың, бәгырь, йөрәкнең
Ярасы тора канап.
Төзәлми һаман җөе дә-
Сине югалткан көннән.
Радиода синең җырлар-
Алышытырыр соң кемнәр?!
Җырчылар күп! Әмма күңел
Сайлый ул үз дигәнен.
Агыйделдә -ак параход
Җилфердәде күлмәгең...
Туган көнең белән котлап
Сәлам җибәрик мәллә?
Хәниякәй, дустым минем,
Ничек син, нинди хәлдә?
Язсам да бармас хатларым-
Син бит ерак-еракта.
Ә үзең шундый якынсың,
Яшисең гел йөрәктә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс хәния фәрхи шоу бизнес

2
X