Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Равил Галиев турында кино төшерәләр

Эстрада артистының 55 яшьлек юбилее 23 январьда булачак.

Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев гаиләсе өчен ел бик тыгыз башланган. Алар бүгенге көндә җырчының булачак юбилее уңаеннан видеоязма әзерләү белән мәшгуль. Ә эстрада артистының 55 яшьлек юбилее 23 январьда булачак.
Бу көнне Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда концерт оештырылачак. 31 январьда юбилей концерты белән җырчының туган ягы Азнакайга да кайтырга планлаштыралар. «Әле менә хәзерге сәгатьләрдә дә видео төшереп йөрибез. Мичле авыл өе кирәк иде. Бер апаларга барып төшердек. Хәзер менә сәхнә кирәк. Шунда китәбез», – дип сөйләде безгә Равилнең иптәше Ландыш ханым.
Юбилей уңаеннан Равил Галиев Яңа елга кадәр «Туган тел» каналында «Татлы тел», «Йолдызлар вакыты» тапшыруларында да катнашып кайткан.
Видеоязмалар әзерләү белән беррәттән һәр елны Яңа ел каникулларындагы традицияләрен дә онытмыйлар икән Галиевлар. «Ел саен гаиләбез белән Казанга Камал театрына барабыз. Быел 7 январь көнне берьюлы ике спектакль карарга планлаштырабыз. Балалар билетларны инде октябрь аенда ук алып куйганнар иде. Элек, балалар кечкенәрәк чакта, курчак театрына, Тинчурин театрына да бара идек. Ә Камал театрына баруны бер ел да калдырган юк», – ди Ландыш ханым.
Галиевларның тагын бер күркәм гадәтләре – ике якның туганнары буйлап йөреп, күрешү, күчтәнәчләр тарату. Шулай итеп ел саен Актаныш һәм Азнакай районының берничә авылын урап киләләр икән. Мондый «сәфәр»гә 1 январьда ук чыгып китәләр.
Ә Яңа елны быел өйләрендә каршылаганнар. Мәдәният хезмәткәрләре булгач, шәһәрнең төп чыршысы янында чыгыш ясаганнар. «Аннан төнге сәгать 11нче яртыда гына кайтырга кузгалдык. Табыннарны, әлбәттә, алдан әзерләп киткән идек. Элек әле шәһәрдә чыгыш ясаганнан соң авылга кайтып киткән чаклар да бар иде. 12 туларга 10 минут калганда кайтып кергән вакытлар да булды», – дип искә алалар Галиевлар.
 
Фотолар Ландыш Галиевадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев