Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Марат Яруллин кәләшенә тәкъдим ясаган?

Дөрестән дә өйләнә микән әллә? Кызлар елар инде...

Марат Яруллин социаль челтәрләрдә серле фото куеп, меңләгән фанаткасын борчуга салган. Җырчы сөйгәненә тәкъдим ясаганга охшап тора.

Фотода Марат бер кызның кулын тотып тора, ә аның бармагында йөзек ялтырый. Өстәвенә җырчы «вакыт җитте» дип тә язып куйган. Ничек уйлыйсыз, буйдак Марат «камыт кия»ме, әллә инде бу – артист тарафыннан уйлап чыгарылган чираттагы пиармы?

«Тәкъдим ясадылар» дип шаяртып, Ильмира Нәгыймова да үзенә игътибар җәлеп иткән иде. Бу юлы Марат Яруллин шаяртамы? - дип яза https://intertat.tatar.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес