Бу хәл Чаллыда булды.
Кызларның күпчелеге яраткан Марат Яруллин Чаллыда өч көн тулы залда концерт куйды. Тамашачылар аңа кушылып җырладылар, биеделәр, бүләкләр бирделәр.
Бер хатын Маратка тартмага салып куян бүләк итте.
«Чаллы шаккаттырды. Бу куян кызына нинди исем кушыйк», – дип мөрәҗәгать итте ул тамашачыларына.
Җырчы бүләген үзендә калдырмаган Ильмира Нәгыймованың кызына биргән. Ясминә куянны күрүгә үк сөенеп: «Мин аны өйгә алып кайтам», – диде.
Фото видеодан скриншот
Нет комментариев