Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Марат Яруллин Уфада «мөгез» чыгарган

Җырчы концертка кабартылган матрас алып килгән.

Марат Яруллинның Уфадагы концертында алма төшәр урын да булмаган, дип яза https://kiziltan.ru. Тамашачының 90 процентын - кызлар, 9ын - аларны озатып килүче егетләр, 1 процентын илле яшьне узган апалар тәшкил иткән.

Җырчы үзе асфальт салучыларның эш киемен хәтерләткән кызыл-сары комбинезон киеп чыккан. Аннары сәхнә алдындагы бию мәйданында күңел ачкан кызлар өстенә кабартылган матрас җибәргән. Бераздан үзе дә шунда төшеп ятып, тамашачылар кулында зал өстеннән "йөзеп" киткән.

«Уфа тамашачым мәхәббәтеннән исереп, сөю диңгезендә бергәләп йөздек», – дип язган ул соңыннан социаль челтәрләрдә.

Фото: Марат Яруллинның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес