Популяр җырчы Эльмира Сөләйманова каберенә зыярәт кылган
Шоу-бизнес

Популяр җырчы Эльмира Сөләйманова каберенә зыярәт кылган

Ул дустына ни дигән?

Татар эстрадасының популяр җырчысы, автор-башкаручы, композитор Ринас Әхмәтов дусты Эльмира Сөләйманова каберенә барган.  «Тукай районы Кече Шилнә авылы янынан гел үтеп йөрим. Эльмира янына керергә җай чыкмады. Ниһаять кердем», – диде ул «Шәһри Чаллы» журналистына.

– Дустым, урының җәннәттәдер инде. Тырыштың, тормышта эзләр калдырдың. Гаилә, дуслар дип яшәдең. Хәзер инде сиңа догадан башка берни дә кирәкми, – дип сәхнәдәш дусты белән сөйләшкән ул.

«Бүген җомга көн. Эстраданың якты йолдызы, ихлас дустыбыз, шәһәрдәшебез Эльмира Наил кызы рухына дога кылыгыз», – диде Ринас «Шәһри Чаллы» укучыларына. 

 


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Эльмира Сөләйманова үлем-китем Ринас Әхмәтов зират

Нет комментариев