Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Рафил Җәләлиев: «Афишаларга безне кертмәгәннәренә исем китми хәзер»

Җырлы гаиләне кем үпкәләткән?

Рафил Җәләлиев һәм Илсөя Бәдретдинова Чаллының затлы рестораннарының берсенә Яңа ел банкетларына чакырулы. Рафил бәйрәмнәрнең алып баручысы да. Әмма бәйрәм афишасында ул юк.

"Башта кыен була иде, хәзер афишаларга кертмәгәннәренә исем китми. Моңа җиңел карарга өйрәндем. Банкетларны алып барырга күптән сорап куйганнар иде. Афишаны күргәч,  оештыручыдан "мин кирәк буламмы" дип кенә шалтыратып сорадым. Эльмира ул якка башкачарак карый. "Ник без юк, нишләп куймаганнар?" дип һәрвакыт борчыла. Мин тынычландырам. Буласыбызны белми киләләр дә, безне күреп сөенәләр дим. Миңа аларның шаккаткан йөзләрен күрү рәхәтрәк тә. Оештыручылар да әйтмәгәч куймыйлар инде. Бу без алган тәрбиянең шаукымыдыр. "Чәчрәп торырга" өйрәтмәделәр. "Алдан кычкырып куярсың да, авызың пешәр" дигәне белән дә очрашырга туры килде", - ди җырчы.

Яңа елны җырлы гаилә Чаллыда Эльмираның әти-әнисендә кунакта  каршы алырга уйлый.

"15ендә тотынган идек, 30на кадәр эштә без. Яңа елга әзерләнергә һич вакытыбыз юк. Аннары ниндидер купшы өстәлләргә дә артык ис китми. Гади генә итеп әзерләнгән табынга җитми. Берничә салат, бәлеш булса, шул җитә", - ди Рафил Җәләлиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев