Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Рафис Кәлимуллин: «Ресторандагы кунаклар җырлавымны сорый башлагач, кызымны алып кайтып киттем»

Җырчы быел Яңа елны хатыны, кызы һәм гаилә дуслары белән ресторанда каршылаган.

"Быел Яңа елга бернинди эшләр дә, чыгышлар да алмадым. Башка җырчыларны тыңлый-тыңлый ял иттем. Яңа ел төнендә ресторанда тәмле ризыклар белән сыйланып утырдык. Кызым, хатыным һәм гаилә дусларыбыз белән булдык. Яңа ел программасын карадык. Бермәлне алып баручы танып алды мине. Ул гына да түгел, килгән кунаклар да килеп җырлавымны сорый башладылар. Мин алай җырларга планлаштырмаган идем. Кызымны алып рестораннан иртәрәк кайтып китәргә туры килде. Өйгә кайткач рәхәтләнеп, күршеләрне уята-уята караоке җырладык. Бик күңелле булды", - дип уртаклашты җырчы. 
1 январь көнне Рафис Кәлимуллин гаиләсе белән Ульян шәһәренә туганнарына кайтып киткән. 2сеннән концерт гастрольләре башланган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев