Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны Тәтишка: «Тагын 5 минутка соңга калган булсак...»

Җырчының хәле ничек?

Татар эстрадасының танылган җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов авыр хәлдә реанимациядә ята. Аның йөрәге тоткан. Бу хакта монда язган идек. 
Ришат янында тормыш иптәше Эльмира. Ул иренең хәле турында социаль челтәрләрдән хәбәр итеп тора.  

– Нәрсәдән башларга да белмим! Дөресен генә әйткәндә күп нәрсәне хәтерләмим. Соңгы вакытта Ришат гел борчылды, концертлары турында кайгырды! Аның якын кешесе «подставить» итте... Бөтен халык алдында фаш итте! Шуларның бөтенесен эченә җыеп барган инде ул. Йоклый да алмый иде. Гел йоклата һәм тынычландыра торган дарулар сорады. 

Төнлә "йөрәгемне кыса, сулый алмыйм" дип, идәнгә егылды. Тыны кысылды, күзләрен йомды, аңын югалтты. Мин ашыгыч ярдәм машинасын чакырттым. Ярый әле тиз килеп җиттеләр. «Человек без сознания» дигәнемне генә хәтерлим!

5 минутка соңарсак, коткарып калып булмас иде диде табиблар. Уйларга да куркам. Ришат хәзер реанимациядә, аның барлык киемнәрен миңа бирделәр. Куркыныч булды! Мин аны баштан үлде дип уйладым... Нәрсә диярләр. Көтәм, – дип сөйләде Тәтишка.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев