Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Рөстәм Нәбиев космоска очарга җыена

Танылган блогер, сәяхәтче, альпинист һәм җәмәгать эшлеклесе үзе белән эре халыкара проектны оештыручылар элемтәгә керүе турында сөйләде.

Ике аяксыз элекке десантчы үз үрнәге белән теләгән очракта барысын да тормышка ашыру мөмкин икәнлеген исбат итә. Бер журналга биргән әңгәмәсендә Рөстәм Нәбиев киләчәктә галәмдә булу мөмкинлегенә ышануын белдерде.  «Халыкара проект бар, ул "Космоска очачак йөз уникаль кеше" дип атала. Беренче тапкыр тауга күтәрелгәч, минем белән әлеге проекттагы кешеләр элемтәгә кереп, катнашырга чакырды. Мин риза булдым. Сроклар турында әлегә әйтмим, әзерлек бара. Иң элек инглиз телен өйрәнергә кирәк. Ә минем бу башлангыч дәрәҗәдә генә, менә репетиторга йөрим. Тик галәмгә очарга теләвем аркасында гына түгел. Нигездә, инглиз теленнән башка хәзер берни дә эшләп булмый", – ди Рөстәм Нәбиев.  

 

Фото: Яндекс.Новости 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы