Руслан Кираметдинов Соль-Илецкка җыена
Шоу-бизнес

Руслан Кираметдинов Соль-Илецкка җыена

Нинди максат белән?

Популяр эстрада җырчысы Руслан Кираметдинов бу җәйдә Соль-Илецкида ял итүчеләргә концерт куярга җыена.

 «Биредә бик күп милләттәшләребез ял итә. Татар артистлары алар алдында чыгышлар ясый. Быел Руслан Кираметдинов та беренче тапкыр анда концерт куярга җыена. Тагын ике көн Оренбург авыллары халкына үзебезнең программаны күрсәтәбез. Кыскасы, 2-4 августта без Оренбург өлкәсендә булабыз», – ди җырчының концерт директоры Айдар Сәфәргалин. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Илмира Нәгыймова Руслан Кираметдинов Соль-Илецк

Нет комментариев