Руслан Кираметдинов тәкъдим ясады
Шоу-бизнес

Руслан Кираметдинов тәкъдим ясады

Кемгә?

Татар эстрадасының популяр җырчыларының берсе, Чаллыда яшәүче Руслан Кираметдинов гастрольләрдә йөреп, тамашачыларын сөендерә.

Халкыбызга төрле программалар тәкъдим итә.
Шушы көннәрдә Казан һәм Башкоротостан тамашачыларын яңа программасы белән сөендерде.
Руслан Кираметдинов Чаллы халкына сюрприз күрсәтергә җыена.
Ул Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдиновага Чаллыда «Ике артист» исемле концерт куярга тәкъдим итте. Сиринә аңа бик шатланып риза булды. 
Тамашачылар алар башкарган Хәния Фәрхи репертуарындагы «Бер җылы сүз» җырын җылы кабул иттеләр. 
Хәзер Руслан белән Сиринә яңа дуэт яздыру белән мәшгуль. 
Чаллы тамашачысы ике моңлы җырчының концертын май уртасында «КАМАЗ» мәдәният саренда күрә алачак. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Руслан КИРАМУТДИНОВ Ильмира НАГИМОВА Сирина Зайнутдинова Айдар Сафаргалин тәкъдим ясау

Нет комментариев