Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Руслан Кираметдиновның шәп яңалыгы бар

Тагын ни белән шаккаттыра?

Популяр эстрада җырчысы Руслан Кираметдинов тамашачыларын сөендерүен дәвам итә. 

Ул иҗат һәм эшмәкәрлекне бергә алып бара. Күптән түгел моңлы җырчы Сиринә Зәйнетдинова белән Хәния Фәрхинең «Бер җылы сүз» җырын бергә җырлап, тамашачыларның мәхәббәтен тагын бер кат яулады. Җырчы Казанда узачак яңа сезондагы концертына Сиринә Зәйнетдинованы чакырырга уйлый.

Яңа программада тагын сюрпризлар көтелә. Безне күзәтеп барыгыз.

«Руслан шушы көннәрдә «РК Мьюзик» дигән җаваплылыгы чикләнгән оешма ачты. Ул эстрада эшләре белән шөгыльләнәчәк», – дип хәбәр итте «Шәһри Чаллы» журналистына  җырчының концерт директоры Айдар Сәфәргалин. 

Фото Руслан Кираметдиновтан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

95

2

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илмира Нәгыймова Руслан Кираметдинов Винарис Илъегет