Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

"Шәһри Чаллы" газетасы редакторы Резидә Юсупова: "Елдагыча помидорлар бик уңды"

Хәзер күпләр кышка җитәрлек тәмле ризыклар әзерләү белән мәшгуль. Кемнәрнең нинди уңышлары булган? Кемнәр үзләренең бакчачылык серләре белән уртаклаша ала? Шәһәрдәләребездән сораштык.

Резидә Юсупова, "Шәһри Чаллы" газетасының редакторы:
- Безнең бакча Мөслим районындагы авылыбызда. Әти-әни йортында бакчабыз бик зур. Яздан бирле барлык балалар да җыелышып кайтып шунда казынабыз. Эшлибез дә. Ял да итәбез. Бакча һәм хуҗалык эшләрендә иң остасы апабыз, ә без аңа булышучылар. Елдагыча апамның помидорлары бик уңды. Ул аларның сыналган «бычье сердце», «розовый гигант», «супербомба», «настенька», «лентяйка», «любовьF1» сортларын утырта. Без эре помидорлар яратабыз. Мин быел матурлык өчен дип виноград тәлгәшләре кебек помидор орлыклары да алып кайткан идем: сарыларын, кызылларын. Хәзер түтәлдә шундый матур булып утыралар. Бик ямьле. Борычлар да бик уңды. Апам аларның орлыгын кибеттә сатыла торган борычлардан алып ясаган иде. Мин аның сабыр гына, бөтен игътибарын, осталыгын эшкә җигеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерүенә сокланам. Вакытында карый, ашлый, үсентеләр чирләп китсә, кадерләп дәвалый. Бу эшләрне ул берәүгә дә ышанып тапшырмый. 
Кабакны ындыр түренә чәчкән идек. Быел яңгырлар яумагач су сибеп үстерергә туры килде. Хәзер матур булып яталар. Беренче тапкыр бәлешен дә ашап карадык. Бозау да бик яратып ашый. Әни турап кына өлгерсен.
Ә иң зур уңышны, әлбәттә, бал кортларыбыз бирде. Безнең 60 умартабыз бар. Шөкер, табигатьтә бал булды. Корылык булгач яздан чәчкән нектар бирүче фацилия яңа гына чәчәк атты. Бал кортлары шуннан бал җыя.
Тырышып, күңел биреп, тәм табып эшләгән эшеңнең шундый нәтиҗәсен күрү бик рәхәт. Инде үстергән, җыеп алган нигъмәтнең рәхәтен күрергә язсын иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачы