Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Танылган җырчы Илнур Гомәров хәрби була язган

«Казанга барырга дип иртә торгач, чәй эчкәндә эчке сиземләү килде һәм «Юк, мин язмышымны казарма тормышы белән бәйлисем, хәрби буласым килми», дидем дә, (БДИ нәтиҗәләре буенча 5 югары уку йортына кабул ителгән идем) КФУның тарих, педагогия факультетын сайладым», - ди Илнур.

Танылган жырчы, композитор, иң рейтинглы алып баручы Илнур Гомәров чак кына хәрби булып китмәгән. «Барлык комиссияләрне үттем, Казан юридик институына керергә исәп бар иде. Казанга барырга дип иртә торгач, чәй эчкәндә эчке сиземләү килде һәм «Юк, мин язмышымны казарма тормышы белән бәйлисем, хәрби буласым килми», дидем дә, (БДИ нәтиҗәләре буенча 5 югары уку йортына кабул ителгән идем) КФУның тарих, педагогия факультетын сайладым. Фаяз Хуҗин кебек күренекле галимнәр укытты. Археологик сәяхәтләргә йөрдек. КФУ һәм ТИСБИны кызыл дипломга тәмамладым.  Мәктәптә, лицейда, КФУда укыганда тапкан дусларым белән хәзер дә аралашып яшибез», – диде ул журналист Зөлфия Галимгә.  

Жырчы тормышындагы бу һәм башка кызыклы хәлләр турында газетабызның жомга «Шәһри Чаллы кичләре» чыгарылышыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу шоу бизнес

2
X