Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Танылган җырчы Люция Мостафина бакчасында фасоль дә үстерә

Шәһәрдәшебез, танылган җырчы Люция Мостафина үз бакчасында кыяр, помидор, бәрәңге, кишер кебек төп яшелчәләрдән тыш фасоль дә үстерә.

«Үстергәндә матур, сакларга уңайлы, сәламәтлек өчен үтә дә файдалы», - ди Люция апа Мостафина. 
Фасоль нерв системасын ныгыта, организмны яшәртә, гемоглобинны күтәрә, туклыклы.
Люция апа кышка әзерләү өчен яраткан рецепты белән дә бүлеште:

Ингредиентлар:

2кг - баклажан
0,5 кг - кишер
1кг - фасоль
0,5 кг - борыч
1,5 кг - помидор
3 баш суган
200гр - сарымсак
0,5 литр - үсемлек мае 
100гр – серкә (уксус)
70гр - тоз
150гр - шикәр
Тәм буенча укроп, петрушка өстәргә була.
Баклажанны шакмаклап турап, тозлы суга 1 сәгатькә салырга. Фасольне пешерергә, кишер белән суганны кыздырырга. Помидор белән борычны телемләп, сарымсакны ваклап турарга. Барысын да болгатып, 1 сәгать пешерергә, аннары стерильләштерелгән банкаларга тутырырга. Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачы

2
X