Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев кыярны ике тапкыр утыртып, яхшы уңыш алган

Менә җәй дә үтеп китте. Һәркайсыбыз көтеп алган ямьле ел фасылының рәхәтен күреп калырга ашыктык. Елның коры килүенә карамастан, бакчаларыбызда муллык. Шәһәрдәшләребез бакчалардан нинди уңыш җыел алган соң?

Равил Галиев, Татарстанның атказанган артисты:
- Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер, быел бакчабызда мул уңыш үстердек. Бәрәңге бик әйбәт булырга тора.  Алар янына утырткан кабаклар да тәгәрәшеп яталар. Ташкабак та зарланырлык түгел. Соң гына теплица куйган идек. Анда чия зурлыгыннан алып “бычье сердце”га кадәр төрле сортлардагы помидорлар гөрләп үсте. Татлы борыч, кәбестә, кызыл чөгендер, кишер дә уңды. Кыярны ике тапкыр утыртып, яхшы уңыш алдык. Сәламәт булып, гаилә, дуслар, туганнар белән ашарга язсын. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачы