Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Татарстанның халык артисты Виталий Агапов авылдашларына күчтәнәчләр таратып килгән

«Мин һәр ел саен шулай Яңа ел ялларында ике-өч көн авылымда булып киләм», - ди җырчы.

Татарстанның атказанган мәдәнит хезмәткәре, республиканың халык артисты, эстрада җырчысы Виталий Агапов әле генә туган ягы – Зәй районы Сәвәләй авылыннан килгән. «Мин һәр ел саен шулай Яңа ел ялларында ике-өч көн авылымда булып киләм. Туганнарым белән күрешеп, җәмәгать эшләрендә актив булган авылдашларымны котлап, күчтәнәчләр таратам. Болар, нигездә, авылда чиркәү төзүдә миңа зур ярдәм күрсәткән кешеләр. Алар мине көтеп тора. Сөйләшеп, аралашып утырабыз. Бик рәхәт була», – дип сөйләде ул.
Ә Яңа елны Агаповлар гаиләсе Чаллыда үз өйләрендә каршылаганнар. «Анысы да традиция инде безнең. Улыбыз Руслан, иптәшем Галина Георгиевна белән җылы, рәхәт итеп утырабыз. Улларыбыз Виктор белән Владислав үз гаиләләре белән каршылый. Яңа ел курантлары сукканчы быел, шулай ук традиция буенча, без депутатларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев кабул итте, аннары Чаллының төп чыршысы янында халык белән исәнләштек, бәйрәм белән котладык. Барыбызның да яллары матур булсын, рәхәт һәм файдалы үтсен, имин еллар килсен», – дип сөйләде Виталий Васильевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев