Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Туганнар бәйрәме үткәрдек

Минзәлә районы Чулпан авылында инде күркәм традициягә әйләнгән туганнар очрашуы узды. Бу көнне Татарстанның төрле шәһәр-районнарында яшәүче туганнарыбыз җыелышып кайтканнар иде. Җылы, күркәм, башка бәйрәмнәргә охшамаган матур очрашу ул безнең.

– Аллага шөкер, бәйрәмебез елдан-ел матуррак уза. Быел менә өченче тапкыр күрештек. Сөбханалла, туганнарыбыз үзләре генә түгел, тормыш иптәшләре, балалары, оныклары белән җыелып кайталар. Оныклар да безнең күркәм гамәлне күрә, бер-берсе белән аралаша, хәл-әхвәл белешә. Бу, әлбәттә, бик сөендерә. Буыннар чылбыры дәвам итә! – дип сөйләде Түбән Камадан кайткан туганыбыз Ирек Хафизов.

Соңыннан исә барча җыелган туган-тумача төрле елларда фани дөньядан китеп барган туганнар рухына догалар укыды.
Нәселебездә үтә дә җаваплы, миһербанлы һәм инсафлы кешеләр. Алар бакыйлыкка күчкән туганнарыбызның каберләре өстенә яңа гранит табличкалар куя башладылар. Быел бу изге эшкә икетуганым Илшат Ибатуллин алынды. Ул бабаларыбыз Харис белән Хафизның әниләре Хафизә Ибатуллинага таш алып кайтты.

Зиратта да догалар укыдык. 

Очрашуның тагын бер күрке – табигать кочагында олы табын корып утыру. Туганнар сагынышкан, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә хәлләр сораша. Шул арада оныклар ишегалдында төрле уеннар оештырды. 

Чулпан авылы үтә дә матур урында урнашкан. Чишмәсе – авылның кадерле бер ядкаре. Шәһәрдә яшәүчеләр киткәндә аның янына туктап, үзләренә атналык су запасы алып китәләр. Күрәсең, шул салкын чишмә суы авыл балаларының җаннарын җылытып, сагынудан сусаган күңелләренә шифа биреп торадыр.

Туганнарыбыз да җыелышып шул изге чишмәгә барып, су алып кайтты. Балаларга, оныкларга туган җирнең шифасын һәм сихәтен күрсәтте. 

Быел очрашуга 30дан артык туганыбыз кайткан иде. Аллаһы боерса, икенче елга тагын да күп итеп кайтырбыз. Оныклар туа тора, нәсел ишәя – шунысы сөенечле. 

Мондый очрашулар җанга да, тәнгә дә әйтеп бетергесез көч бирә. Тынгысыз җанлы, туганнарның, нигезнең, авылдашларның кадерен белеп яшәүче туган-тумачаларыма ныклы сәламәтлек, эшләрендә тагын да зуррак уңышлар, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телим. Кешеләргә эшләгән игелек әҗер-савап булып кайта ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев