Җырчы Уфага барып, баянга концерт куеп кайткан.
Җырчының Уфада концерты вакытында аппаратурасы берничә тапкыр сүнгән. Рифат Зарипов "тере тавышка", ягъни музыкасыз гына баянга кушылып җырларга мәҗбүр булган.
- Бөтен төркем куркуга калды. Баштан аппаратура эшләп китәр дип уйладык. Мин баянга гына берничә җыр башкардым. Аннары тамашачылар алдында гафу үтендем, һәм тәнәфес ясап алырга тәкъдим иттем. 20-30 минут эчендә тулысынча аппаратураны алмаштырдык та, концертыбызны дәвам итте.
Уфа, рәхмәт сезгә түзгәнегез өчен. Аппаратура 3-4 тапкыр шартлап сүнгәннән соң, баянга гына булдыра алганча җырладык. Тамашачы бик рәхәт һәм бик җылы кабул итте, - дигән Рифат Зарипов социаль челтәрләрдә.
Нет комментариев