Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Вафат булган блогер Диана Сәфәрованың балаларын кем тәрбияләр?

Җырчы Әнвәр Нургалиев бу сорауга да җавап бирде.

Татарстаанның атказанган, Башкортостанның халык артисты Әнвәр Нургалиев туганы – Диана Сәфәрованың үлеме белән һаман да килешә алмауларын әйтте. Ул хатыны белән балалар янында еш була. 

Әнвәр Нургалиев тамашачыларны, язылучыларны борчыган сорауларга җавап бирде. 
– Апам (Диананың әнисе) һәм җизни – балаларның опекуннары булачак. Балаларны тәрбияләүдә мин гаиләм белән, бабасы ягыннан туганнар да, әтиләре дә катнашачак. Соңгы вакытта Аишә әтисе белән аралаша башлаган иде. Ул яны ярата. Малайлар да әтиләре белән уйныйлар. Диана белән элеккеге ире арасындагы аңлашылмаучанлыкларда балаларның гаебе юк.

Мин дә балаларны опекага алырга теләгән идем. Әмма юристлар опекунлыкны миңа рәсмиләштерсәк, балаларга хөкүмәттән тиешле льготалар, ярдәм күләме кими дип аңлатты. 

Мин балаларга ярдәм җибәргән һәркемгә рәхмәтле. Акча балаларга гына тотылачак. 

Юл- транспорт һәлакәтендә шикле кеше Диананың әнисе янына килмәгән. Хәер моның кирәге дә юк, – диде ул.

Җырчы тамашачыларны юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә, бер-берсенә карата дустанә мөгамәләдә булырга чакырды. «Тырыш, ярдәмчел Дианабыз нәселебезнең кояшы иде. Аның вафатын әни-әтием үлеменә караганда  авыр кабул иттек», – ди ул.

 Фото/ Социаль челтәрдән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

8

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы Әнвәр Нургалиев ЮХИДИ фаҗига Диана Сафарова