Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Вәсилә Фаттахованың ире Илгиз Әбдрәкыйпов: “Улымның хәбәрен укып тетрәндем”

Бүген танылган җырчы Вәсилә Фәттахованың вафатына 8 ел. Ул 2016 елны Уфа хастаханәдә вафат булды. Аңа нибары 36 яшь иде.

Эстрадабызның яшь һәм моңлы җырчысы Вәсилә Фаттахова вафатына бүген 8 ел тулды. Кызы Камиләне тапканнан соң, хәле начараеп, көтмәгәндә арабыздан китеп барды ул. Ире Илгиз ике бала белән ялгыз калды.

Телевидениегә биргән интервьюсында Илгиз Әбдрәкыйпов җырчыны иң үрнәк әни буларак искә алды. “Вәсилә белән улым арасында ниндидер әйтеп бетерә алмаслык хис бар иде. Ул аны бакчага да төшкә кадәр генә йөртте. Әйтерсең иртә китәсен сизенгән. Күңелемдә тагын бер тетрәндердеч вакыйга уелып калды. Вәсилә вафат булгач 8 Март алдыннан улым: «Әти, мин балалар бакчасына бармыйм! Анда бәйрәмгә әниләр килә! Минем әнием юк бит!..» дип телефонга хәбәр җибәргән иде. Моны ишетү бик авыр булды”, - дип сөйләде Илгиз әфәнде. 

Кайнанасы да Вәсилә Фәттахованы бик яратып хәтерендә яңартты. “Ул бик акыллы, сабыр, иманлы бала булды. Өйдәгеләрен һәрвакыт тәмле ашлар белән куандырып торды. Аңа мин килен дип тә әйтмәдем, ул миңа кызым кебек якын иде”, - диде ул. 

Яраткан җырчыбызның урыны җәннәттә булсын!  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

10

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес