Винарис Ильегетнең булачак хатынының әнисе операция кичергән
Шоу-бизнес

Винарис Ильегетнең булачак хатынының әнисе операция кичергән

Җырчы болай да чирле әнисенә операциянең уңышлы узуына бик сөенгән.


Бу хакта Винарисның булачак хатыны, җырчы Лилия Хәмитова социаль челтәрләрдә үзе хәбәр итте. Ул әнисенә катарактадан уңышлы операция ясаган табибларга рәхмәт әйтә. 

«Талантлы табиб Сергей Усмановка зур рәхмәтләребез», – дигән ул, әнисе белән табибның фотосын куеп.

Берничә кеше операцияне кайсы клиникада ясатулары, бәясе белән кызыксынган. Лилия операцияне бушка ясатуларын әйткән.

Фотолар Лилия Хәмитованың социаль челтәрдәге битеннән алынды
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шоу бизнес Винарис Илъегет Лилия Хәмитова

Нет комментариев