Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Халык артисты гаиләсендә зур кайгы

Бу хакта композитор үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

Татарстанның халык артисты, композитор Зөфәр Хәйретдинов гаиләсенә кайгы килгән. Аның бертуган абыйсы үлгән.

Билгеле булганча, Зөфәр Хәйретдинов күп балалы гаиләдә туып үскән. Шушы көннәрдә аның Афзал абыйсы вафат булган. 

Бу хакта композитор үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте. 

«Иң яраткан абыем Афзал мәңгелеккә китеп барды. Балачактан миңа үрнәк булды. Аңа карап, баянда уйнарга, җырларга өйрәндем. Шулкадәр укымышлы, тәрбияле, аралашучан, эрудицияле кеше иде. Зур укытучы, мәктәп директоры, Африканың Мозамбик дәүләт университетында 2 ел укытты. Урының җәннәттә булсын, абыем! Син аңа лаек! Хуш!» – дигән ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу фаҗига шоу бизнес