Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә: «Халык апамны онытмый...»
Югары Тәтешледә Хәния Фәрхи истәлегенә нинди чара үтә?
Исән булса 30 майда Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхигә 65 яшь тулыр иде. 2017 елны 27 июлендә рәхимсез үлем аны арабыздан алып китте. Үзе мәңгелеккә китсә дә, җырлары белән ул тамашачылары күңелендә яши. Туган ягы Югары Тәтешледә һәйкәле каршы ала, музее эшли. «Онытылыр димә» дип исемләнгән бәйге-фестиваль уза. Оештыручыларның берсе, Хәния Фәрхи исемен мәңгеләштерүгә зур көч куйган, җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина әйтүенчә, быел фестивальнең гала-концертында «Бәйрәм» ансамбле егетләре чыгыш ясый.
– Апам 30 майда ел саен тамашачыларын, дусларын, туганнарын җыеп Казанның берәр матур залында концерт оештырып, халыкка мәгънәле җырлар гөлләмәсен бүләк итә иде. Быел без 30 майда «Онытылыр димә» дип исемләнгән бәйге фестивальнең бишенчесен уздырабыз. Аллаһка шөкер, катнашучылар күп. Алар Хәния Фәрхи репертуарыннан җырлар башкаралар. Инде гала концертта катнашучыларның исемлеге әзер. Быел җырчыларның чыгышын «Бәйрәм» ансамбле егетләре бәяли. Вафатына 8 ел тулса да, йөрәктәге яра төзәлми. Мин еш кына туган авылыбыз Салаюада җырларын тыңлап, апам эзләре буйлап йөрим, күз яшьләрен тыеп булмый. Бигрәк тә яз, җәй айларында моңсу була. Чөнки Хәния апам җәйләрен безнең янда була иде. Шундый җәйләрнең 2017 елдагысы безне мәңгелеккә аерды.
Шунысы сөендерә, халык апамны онытмый. Музеебызга дөньяның төрле төбәкләреннән киләләр. Тәтешлебезгә килгән җырчылар да керми китмиләр. Барысы да аны яратуларын, сагынуларын әйтәләр. Кадерлебезнең урыны җәннәттә булсын. Туган көнендә яңгыраган җырлар рухына дога булып барып ирешсен.
Дәвамы «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев