Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Шоу-бизнес

«Хезмәт хакы бирмәгән вакытта эшкә алды»

Чаллы артистлары ни өчен Виталий Агаповны хөрмәт итә?

Татарстанның халык артисты, шәһәр Советы депутаты Виталий Агапов 65 яшьлек юбилее уңаеннан концерт турларын башлап җибәрде. Ул туган ягы Зәй районы авылларында иҗатташ дуслары белән концерт куя. Иҗатташ дуслары, шәкертләре Виталий Агапов турында фикерләрен җиткерделәр.

Илнур Гомәров, Татарстанның атказанган артисты:


– Виталий Агаповка – 65, «Моңлы Чаллы» җыр театрына – 35, минем иҗат юлым башлануга 20 ел тулды. Мин кечкенәдән Виталий Агапов җырларын җырлап үстем. Моннан 20 ел элек гармунга гына кушылып җырлый идек. Аранжировка ясаучы юк та иде, булса да бик күп акча алгандыр. Без әтием белән адресын таптык та, Виталий Васильевичның өенә киттек. Җырларына аранжировка сорадык. Ул бөтен җырларына аранжировкаларны берсүзсез бирде. Элек-электән концертларында балаларны җырлата иде. 

2005 елда мине «Моңлы Чаллы» җыр театрына эшкә чакырды. Без Татарстанның Һәм Башкортостанның, Россиянең татарлар яшәгән барлык төбәкләрендә чыгыш ясадык. Мин аңардан сәхнәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәндем. Халык белән ничек эшләргә кирәклеген белдем. Ул тамашачылар белән үзен ихлас, гади, гадел тота. 

Бүгенге көндә ул –  шәһәр Советы депутаты, керәшен җәмгыяте җитәкчесе, ТР халыклар ассамблеясының Чаллы бүлеге җитәкчесе. Зур дәрәҗәләргә ирешсә дә  хәзер дә гадилеген, халыкчанлыгын югалтмады. Шуның өчен аны артистлар хөрмәт итә, тамашачылар ярата.  

Виталий Агапов концертларында яшь артистларны, шәкертләрне күрсәтә. Продюсер сүзе хәзер генә модада. Безнең Агапов бернинди модаларга карамыйча талантлы яшьләргә сәхнәдә күренергә мөмкинлек бирде, үстерде. 

Мин үземнең концертларыма остазым Виталий Агаповны гел чакырам. Аның килмичә калганы юк. Сәхнәгә чыгып җылы сүзләр әйтергә, шәкертләре белән горурлануын белдерергә һәрвакыт җаен таба.  

Юбилей турларын Зәй районы авылларыннан башладык, ул Чаллыда һәм Казанда концерт белән тәмамланыр дип уйлыйбыз. Виталий Васильевичны әле дә халык ярата. Һәр җырын көчле алкышларга күмәләр. 

Чулпан Садыйкова-Әскәрова, Татарстанның халык артисты:

– Без дәдәй белән 25 ел бергә. Аның белән 90нчы елларда, хезмәт хакы бирелми торган авыр вакытта очраштык. Без ул вакытта тулай торакта яши идек. Бер көнне  зур джипка утырып, костюм чалбардан депутат значогы тагып Агапов тулай торакка килде. Һәм безне (Энҗе Шиһапова, Алсу Хәбетдинова һәм мине) үзенең төркеменә эшкә чакырды. Соңрак безгә Флүзә Касаева да кушылды. Башта мунча пәриләре, аннары керәшен түтиләр булып чыгыш ясап, көн дә өйгә акча алып кайта идек. Елына 170шәр концерт куйдык. Шул чакта чәшке тунны, телевизор, мебель алдык. Ул бик ярдәмчел. Ялгыш берәр усал сүз әйтеп куйса аны 5 изге гамәле белән каплый. Берүк исән-сау булсын. 

Инзилә Сәлимова, Татарстанның атказанган артисты:

– Мин «Моңлы Чаллы» җыр театрына җырчы кызлары киткәч, 1998 елда килдем. Виталий Агапов шалтыраткач, ике дә уйламыйча ризалаштым. Чөнки ул вакытта Резидә Шәрәфиева белән Равил Галиев «Сердәш»тән киттеләр, Раил Абдурахманов та каядыр урнашырга йөри иде. Иң беренче «Бәкер» санаториенда чыгыш ясадык.

Мин төрле җитәкчеләр белән эшләдем, әмма иң хөрмәт иткәне Виталий Агапов. Чөнки аның әйткән сүзе беркайчан да эшеннән аерылмый.  Коллективта  гел тәртип булды. Кая гына барсак та, ул беренче чиратта артистларны кайгыртты. Беркайчан ач йөртмәде. Акчаны да кызганмады, юмарт булды. Матур, затлы күлмәкләр тектерде. Илебезнең матур җирләрен айкап йөрдек.  

Шәхси тормышта да акыллы киңәшләре белән ярдәм итте. 13 ел эшләү дәверендә мин аның фәкать яхшылыгын гына тойдым. Игелекләрен онытмыйм. Шуларга рәхмәт йөзеннән чакырган концертларында рәхәтләнеп чыгыш ясыйм.

Җырларын атап бирә. «Син генә», «Тальян гармун», «Көтәм сине балам» җырларын хәзер дә яратып башкарам.  Иҗат һәм тормыш юлымда игелекле, юмарт, гадел Виталий Агапов белән очраштырганы өчен мин язмышыма рәхмәтлемен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы театры Энҗе Шигапова Илнур Гумеров Виталий Агапов Алсу Хәбетдинова