Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Айгөл Бариева гаиләсендә шатлыклы вакыйга

«Яратабыз! Әтиең дә барсын да күреп, белеп тора», – дигән ул.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева тормышындагы сөенечле вакыйга белән уртаклашты. 

Аларның кызлары Айлин Юсипова Казан Дәүләт авиация институтын тәмамлады. Укуда да, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашып, җиңү арты җиңү яулаган кыз институттан кызыл дипломлы белгеч булып чыкты.

«Игелеген күрергә язсын. Яраткан эшең белән кирәкле булып, бәхетле гомер ит матурым минем. Без синең белән горурланабыз! Яратабыз! Әтиең дә барсын да күреп, белеп тора», – дип җырчы газизенә изге теләкләрен җиткергән. 

Фотолар Айгөл Бариеваның телеграмм каналыннан алынды 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Айгөл Бариева