Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Айгөл Бариева: «Кинәт ташлап киттең»

Иң мөһиме: «Урының җәннәттә булсын!» – дип язды ул.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева өчен бүген истәлекле көн. Моннан 25 ел элек ул Линар Юсипов белән гаилә корды.

«Барысы өчен дә рәхмәт сиңа! Безнең текә туй, лимузиннар, затлы рестораннар, туй күлмәкләре, хәтта яныбызда кадерле кешеләребез дә булмады. Әмма мин синең белән мин бик бәхетле булдым.

 Без синең белән кыска вакыт яшәсәк тә, озын, мәхәббәт тулы гомер кичердек – 25 ел бергә яшәдек. Син минем тормышыма 3 көн эчендә үтеп кердең һәм шулай кинәт китеп бардың. Син мәңгегә минем йөрәгемдә. Рәхмәт, тормышымда булганың өчен Линарым. Мин сиңа вәгъдә бирәм: безнең балаларыбыз белән барысы да яхшы булачак. Иң мөһиме: анда җаның безнең өчен борчылмасын, рухың шат, урының җәннәттә  булсын!» – дип язды ул үзенең телеграмм каналында.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Айгөл Бариева Линар Юсипов