Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Айгөл Бариева мәрхүм иренең туган көнен үткәрде

Җырчы тормышындагы иң якын кешесенә концерт бүләк итте.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева, балалары белән бергә, 14 декабрьдә ел саен иренә үзенчәлекле бүләк ясый иде. Кызганыч, матур гаилә быел Линар Юсиповның туган көнен үзеннән башка гына үткәрде. Моннан 5 ай элек җырчының ире инфаркт нәтиҗәсендә кинәт кенә арабыздан китеп барды.

Шулай да бу көнне җырчы үзенчәлекле итеп үткәрде. Айгөл сөеклесе истәлегенә Казанда «Рәхмәт, тормышымда булганың өчен» дигән концерт куйды. Аны «Татар информ» мәгълүмат агентлыгы да турындан-туры трансляцияләде. Программада Линар яратып тыңлый торган җырлар, Айгөлнең эчке халәтенә туры килә торган шигырьләр урын алган иде. Җырчы аларны бәгырьләргә үтәрлек итеп башкарды. Шулай ук ул бу көнне иренә багышланган җырга төшерелегән клипны да тәкъдим итте. Аны күз яшьләрсез карау мөмкин түгел иде.

Камил Юсипов башкарган әти-әниләр турындагы җырны да тамашачылар елый-елый тыңладылар. Айгөл: «Дөньяга чын ир бүләк иткән өчен Линарымның әти-әнисенә чиксез рәхмәт», – диде.  Ул шулай ук балаларына, туганнары, дусларына да бу көнне янында булганнары өчен рәхмәт белдерде.  

Линарның туган көн концертын гаилә дуслары Лилия Муллагалиева, Гөлнара Габидуллиналар үзләренең моңлы җырлары белән бизәделәр. Җырчы Зәринә Хәсәншина Линар яраткан  «Ак чәчәкләр» җырын башкарды.  

Фотолар Айгөл Бариевадан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Айгөл Бариева