Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Айгөл Бариева тормышында бүген кайгылы көн

Бу хәбәр татар театр дөньясын тетрәндерде.

Моннан 25 ел элек җырчы Айгөл Бариеваның әнисе Гөлфия ханым көтмәгәндә бакый дөньяга күчте. Аңа 47 яшь кенә иде.

Бу хәбәр татар театр дөньясын тетрәндерде. «Гөлфия белән Шамил Бариев бик күркәм гаилә иде. Шамил Г.Камал театрының иң талантлы, җырчы артисты булды. Аның һәр роле тамашачы күңелендә калды. Гөлфия дә үзе чибәр, бик матур җырлый да иде. Алар арасында мәхәббәт бик көчле булды. Шамиленең  вафатын Гөлфия бик авыр кичерде. Һәм 12 февральдә сөйгәне янына китеп тә барды. Урыннары җәннәттә булсын. Алар татар сәнгатенә үзләре кебек акыллы, талантлы кыз калдырдылар. 

Айгөл Бариева матур, моңлы җырлавы өстенә бик акыллы, иманлы да. Моннан 7 ай элек ул ирен югалтты. Шуннан соң «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында Айгөлнең акыллы чыгышын тыңлап, шаккаттым. Аның сабырлыгы, гыйлемлегеннән барыбызга да үрнәк алырга кирәк. Ул Аллаһы биргән сынауны, тиешенчә кабул итә белде. Айгөлгә киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә сабырлык, сәламәтлек биреп, балаларының шатлыкларына, уңышларына төренеп яшәргә насыйп булсын», – ди Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Гөлүсә Гайнетдинова.

Айгөл Бариева үзенең телеграмм каналында әнисе белән башкарган язмалары белән уртаклашкан. «Бүген Әниемнең безнең арабыздан киткәненә 25ел... Бу бердәнбер аның соңгы видеоязмасы. («Шәһри Чаллы»ның «Вконтакте» битендә). Аны безнең ерактагы, күптәнге дустыбыз, Швециядә яшәүче Түркәр абый җибәрде. Бүтән Әни белән язмалар юк. Элек бит яздырырга телефоннар да булмаган. Кызганыч. Әниемне бик карар идем менә хәзер. Урыны оҗмахта, рухы шат булсын. Бик җитмисең безгә», – дигән ул.  
Фотолар һәм видео Айгөл Бариевадан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Айгөл Бариева