Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Әнвәр Нургалиев Диана Сәфәрова үлемендә гаепле кешегә гадел җәза бирелүен тели

Шикле кеше гафу да сорамаган.

9 май төнендә популяр җырчы Әнвәр Нургалиев гаиләсенә зур кайгы килде. Юл-транспорт һәлакәтенә юлыгып, аның 32 яшьлек туганы – апасының кызы Диана вафат булды. Диананың әнисе бердәнбер баласын югалтты, өч бала әнисез калды. 

Якынча мәгълүматлар буенча, 9 май төнендә бер чит ил машинасы шоферы Диананың юлын «кискән». Нәтиҗәдә Диана юл кырыена төшеп киткән, баганага бәрелеп вафат булган.
Шикле кеше үзенең гаебен таныган. Тикшерү эшләре дәвам итә. Бик күп аңлашылмаучанлыклар  килеп чыккан. Шунлыктан җырчы Әнвәр Нургалиев шаһитларны эзләп социаль челтәрдә мөрәҗәгать белән чыкты.

– 9 май төнендә якынча төнге беренче яртылар тирәсендә Чишмә авылында автомобиль һәлакәтенә эләгеп, туганыбыз Диана һәлак булды. Туганыбызның юлын «кискәннәр». Бу вакытта «Абсолют» кибете янында өч машаина, ә «ВАЗ» автомобиле янында кешеләр булган. Алар моны күргән. Шаһит булып күрсәтмәләрен бирсеннәр иде. Буш калдырмам. Без гаепле кешегә һәм аның белән бергә булучыларга (алар берничә) канун нигезендә гадел җәза бирелүен телибез. 
Гаепле кеше туганымнын гаиләсенә, апамнарга да, безгә дә килмәде, гафу үтенмәде. Бу кирәкми дә», – ди ул. 

Фото/ социаль челтәрдән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига Хәния Фәрхи Әнвәр Нургалиев Ился Бәдретдинова Шоубизнес Диана Сәфәрова