Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Эльмира Сөләйманова нәрсәдән куркуын әйткән булган

Бу авыр көннәрдә мәрхүмәнең гаиләсенә, якыннарынә Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен.

Эльмира Сөләйманова 2019 елда "Ирек мәйданы" газетасына интервью биргән булган. Журналист аннан:

- Сине нәрсә куркыта? – дип кызыксынган.

Бу сорауга җырчы:

- Балалар тыңламый хәзер, безнең буын кебек түгел. Менә кызым да үсмерлек чорына җитте, холкы үзгәрүе сизелә, азрак сөйләшә башлады. Алар өчен куркам. Сабыйларыбыз ялгыш юлга басмыйча, кеше булып үссеннәр. Холык буенча кызым – ирем, улым нәкъ үзем кебек, – дип җавап биргән булган.

Исегезгә төшерәбез, 16 декабрьдә Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова вафат булды. 23  декабрьдә аның җидесен уздыралар. Бу авыр көннәрдә мәрхүмәнең гаиләсенә, якыннарына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес