Җырчы Филүс Каһиров өйләнә?! - ВИДЕО
Ул йөзек тотып кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.
Тәкъдимне кемгә ясаган дисәгез, сөекле тормыш иптәше Эльмирага. 9 ел очрашып, алар 2012 елда өйләнешкән булганнар. Әмма әкияттәгечә романтик моментлар булмаган. Бары тик "өйләнергә вакыт" дигәннәр дә, Казанның Корстонында туй үткәргәннәр.
Җырчы 10 елдан соң, хатасын төзәтергә булган, күрәсең. Кинодагы сыман тезләнеп, Эльмирага йөзек сузды.
- Синең мәхәббәтең өчен минем рәхмәтем бу. Мин сине яратам, - ди җырчы.
Эльмира өчен бу көтелмәгән була. Хәтта күзләренә яшьләр килә.
- 10 елдан соң тәкъдим ясалса да, эмоцияләр сөйләп бетергесез. Филүс мине алдан сизмәс микән, йөзек ярар микән, ошармы, нәрсә әйтергә дип борчылган. Минем өчен көтелмәгән булды. Һәркемгә дә мәхәббәтен картлык көненә кадәр саклауларын, бер-берсен сөендереп яшәүләрен телим, - ди Эльмира Каһирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев