Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Илнат Фәрхуллинга язылучылары: «Исерек булгансыңдыр син!..»

Татар эстрадасы артисты Илнат Фәрхуллин мунчада пешеп хастаханәдә дәвалану уза.

Социаль челтәрләрдәге язылучыларына үзенең хәле турында сөйләп тора ул. Исегезгә төшерәбез, ул ялгыш өстенә бер ләгән кайнар су сибеп пеште.

"Алга таба, әкрен генә атлыйбыз, Аллаһка шөкер. Авыртуны баса торган уколлар инде кадатмыйм. Иртәнге 6.00 сәгатьтән төнге 00.00 сәгатькә кадәр системалар. Уколлар күп. Палатада үзем генә, кеше белән ята да алмас идем, чөнки ярымшәрә ятарга туры килә. Волдыри (су җыелган шешләр), әкренләп тишеләләр, тән кибә башлады.

Бүгеннән сырганак мае сөртә башларга куштылар, яра тирән булган урыннарга фурацилин сөртәм. Барыгызның да киңәшләрен укып барам, дөрестән дә, җиңел әйбер түгел, шулай язгандыр инде. Моны гына җиңеп чыгарбыз, Аллаһы боерса. Төрле комментарийлар килә. Кайберләрен аңлап бетермим. Кемдер «пиар өчен» ди, кемдер «исерек булгансың» ди, кемдер намазга басарга өнди…

Пиар өчен кеше өстенә кайнап чыккан су түкми инде. Бу очраклы гына килеп чыкты. Һәр кешенең үз фикере, дөрес дип тапсалар, язсыннар. Минем өчен борчылучылар бик күп. Кайгырмагыз, барысы да яхшы булачак. Минем белән булганыгыз өчен рәхмәт! Яратам сезне", – дип язган шәхси аккаунтында Илнат Фәрхуллин.

Җырчы белән үзебез дә элемтәгә чыгып, хәлләре турында сораштык. 

"Борчылып шалтыратуыгыз өчен бик зур рәхмәт. Тиешле дәвалану алам, уколлар һәм системалар куялар. Минем турында күп сүз йөри... Нәрсә генә язып бетермәделәр, ничек кенә гаепләмәделәр. Күрәчәк булгандыр. Мондый хәл бөтен кеше белән дә булырга мөмкин. Аллаһ сакласын! Сызлануларымны үзем генә беләм.

1-9 декабрьдә Башкортстанда концертларым булырга тиеш иде. Аларны, билгеле, күчереп торырга туры килде. 14 декабрьдә Яшел Үзәндә зур сольный концертым булырга тиеш. Аңа кадәр терелеп чыгарга иде!" – дип сөйләде Илнат Фәрхуллин.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев