Җырчы Илнат Фәрхуллинның хәле ничек?
«2 катетерны алдылар», - ди ул.
Популяр җырчы Илнат Фәрхуллин мунчада өстенә кайнар су сибеп, пешеп, хастаханәгә эләгүе турында язган идек. Аллаһка шөкер, җырчының хәлләре яхшыра, ул елмаеп, элемтәгә чыкты.
– 2 катетерны алдылар. Хәзер пешкән җирләрне мазьлар сөртеп дәвалап бетерәсе генә калды. Җомга көнне өйгә кайтам. Дәвалануны өйдә дәвам итәм.
Трубкаларны алгач, кәефем күтәрелде, елмаясы килеп тора. Өйдә стеналар да дәвалый диләр, тизрәк тернәкләнермен, дип ышанам. Табибларга зур рәхмәт. Биредә искиткеч яхшы шартлар, бу дәрәҗәдә дип уйламаган да идем. Минем өчен борчылып тормагыз. Көннәр буе язалар, шалтыраталар. Җавап та биреп бетерә алмыйм. Барыгызга да рәхмәт», – дип, Илнат «Күбәләк» җырын җырлап җибәрде.
Җырчы тиздән Яшел Үзәндә концерт куячак. Ул тамашачылар белән очрашуны зарыгып көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев