Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Ләйсән Гыймаеваның йөрәге тоткан

«Күз алларым караңгыланды, аяк-куллар оеды», - ди артист.

Соңгы вакытларда татар эстрадасы җырчылары бер-бер артлы авырый башлады. Башта Ришат Фазлыйәхмәтов үлемнән калды, аннары Илнат Фәрхуллин өстенә кайнаган су сипте. Инде Ләйсән Гыймеваның  хәле начарланган. 

ТР атказанган артисты бу хакта социаль челтәрдә хәбәр итте.  

«Мин – гипотоник, гадәти  режимда кан басымым 90/60. Төнлә белән хәлсезлектән уянып, Булатка эндәштем, кан басымын үлчик әле, дидем. Күз алларым караңгыланды, аяк-куллар оеды. Үлчәп карагач кан басымы бик түбән булуы ачыкланды. Беренче катка төштем, кайнар кара чәй белән финик ашап куйдым...
Булат «әйдә, шаяртмыйк әле» диеп, «ашыгыч ярдәм» хезмәте чакырды. Бик тиз килделәр, кардиограмма ясадылар, глюкозага кан алдылар, беренче ярдәм күрсәттеләр. Алар белән сөйләшкән арада, кан басымым әкренләп күтәрелә башлады, Аллаһка  шөкер, нык курыктым. Бүген төнлә йөрәкнең дә кайсы якта икәнен белдем», – ди ул. 

Ләйсән сәламәт булсын. Булаты белән тигезлектә балаларын үстереп, сабыйларының бәхетен күрергә насыйп булсын. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Ләйсән Гыймаева Ришат Фазлыйәхмәтов Илнат Фәрхуллин