Җырчы Лилия Хәмитованың гаиләсендә кайгы
Шоу-бизнес

Җырчы Лилия Хәмитованың гаиләсендә кайгы

Аның әнисе мәңгелеккә күзләрен йомды.

Җырчы Лилия Хәмитова белән Винарис Илъегет гаиләсенә кайгы килде. Бүген Лилиянең әнисе Кифая апа вафат булды. Аңа  76 яшь иде. Кифая ханым яман шеш белән авырган. Күбесенчә ул Лилия тәрбиясендә яшәде. Кифая апа кызының кияүгә чыгуын, аның бәхетле хатын булуын күреп китте.
Винарис аны әни дип йөрткән. "Кифая әниемне, Лилияне белгән кадәр - 20 ел беләм. Барсы өчен дә рәхмәт аңа", - ди җырчы. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


үлем-китем Винарис Илъегет Лилия Хәмитова

Нет комментариев